Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Татарстанда Ураза-2026: Рамазан ае кайчан башлана һәм ничә көн дәвам итәчәк

Мөселманнар өчен елның иң мөбарәк чорларының берсе — Рамазан ае. Бу айда дин тотучылар ураза тота, гыйбадәтләргә күбрәк игътибар бирә, изге гамәлләр кылырга омтыла. 2026 елда Татарстанда Рамазан ае кайчан башланачак һәм ураза ничә көн дәвам итәчәк — шул хакта сөйләрбез.

 

 

 

Ай календаре нигезендә, 2026 елда Рамазан ае 19 февральдә башлана. Бу көн — уразаның беренче көне булачак. Ураза 29 көн дәвам итәчәк, ә соңгы көне 19 мартка туры килә.

Ураза тәмамлану белән, 20 мартта мөселманнар зур дини бәйрәм — Ураза бәйрәмен (Ураза гаете) каршы алачак. Республика законнарына ярашлы рәвештә, әлеге көн Татарстанда ял көне итеп билгеләнгән.

Рамазан ае дәвамында мөселманнар таң атканнан алып кояш батканчы ашаудан һәм су эчүдән тыелып тора. Шулай ук бу изге айда гыйбадәтләрне арттыру, Коръән уку, тәүбә итү һәм күңелне пакьләү аеруча мөһим санала. Ир-атлар өчен мәчетләрдә тәравих намазларында катнашу киңәш ителә.

Рамазан — изгелек, сабырлык һәм мәрхәмәт ае. Бу чорда мохтаҗларга ярдәм итү, сәдака бирү, якыннарга игътибар һәм җылы сүз бүләк итү аеруча саваплы гамәлләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев