Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта кышкы ярминкә

Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды. Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә...

Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды.
Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар. Товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел иде: сыер, каз ите, берничә төр казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, кукмара итекләре, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.
Ярминкәгә килгән халык тәкъдим ителгән товарларны яратып алды, шулай булгач, кәнәгать калды дип , нәтиҗә ясарга була.
Фотолар http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/638855.htm сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев