Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш кызы Риана Хәбибуллина Уфада узган халыкара «Торнадо» фестивалендә җиңү яулады

24 майда Уфа шәһәрендә «Торнадо» халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге дәрәҗәле иҗади бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Барлыгы 300гә якын катнашучы үз осталыкларын күрсәтеп, жюриның югары бәясен алырга тырышты.

Бу мәртәбәле сәхнәдә Актаныш районы данын яклап, «Шатлык» бию коллективы солисткасы Хәбибуллина Риана Рузил кызы чыгыш ясады. Ул үзенең югары дәрәҗәдәге әзерлеге, сәхнә культурасы һәм образны оста бирә белүе белән жюрины таң калдырды.

Көчле көндәшлек шартларында Риана иң югары нәтиҗәгә ирешеп, I урынга лаек булды. Бу — зур хезмәт, тырышлык һәм остазларның дөрес юнәлеш бирүе нәтиҗәсе.

Риана — Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы. Ул кечкенәдән үк бию сәнгатенә гашыйк булып, үзенең максатчанлыгы, тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә. «Шатлык» коллективында шөгыльләнеп, ул инде берничә бәйге һәм фестивальләрдә катнашып, тәҗрибә тупларга өлгерде.

Әлеге җиңү — Риананың шәхси казанышы гына түгел, ә Актаныш районы өчен дә зур горурлык. Мондый уңышлар яшь буынның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелүен, балаларга иҗади мөмкинлекләр тудырылуын тагын бер кат раслый.

Киләчәктә дә Рианага яңадан-яңа җиңүләр, иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев