Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актанышның мәдәният паркында 6 авыл китапханәчесе балалар өчен библиотур оештырды

Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Аккуз, Байсар, Меңнәр, Сәфәр, Чуракай, Яхшый авыллары китапханәчеләре үзәк китапханә белән берлектә «Сөйләшәбез дуслык телендә» исемле библиотур үткәрделәр.

 

Бу чарада Актаныштагы «Бүләк» лагеренда ял итүче балалар катнашты. Алар төрле шәһәр һәм авыллардан: Мәскәү, Пермь, Омск, Чаллы, Актаныш районның авылларыннан килгәннәр.

1 нче тукталыш — «Әдәби алан». Монда табышмаклар чишү, мәкальләр белү буенча ярышлар булды. Кайбер татар сүзләренең дөрес язылышы (мәсәлән, мәкаль, дикъкать, тәкъдим һ.б.) тикшерелде. Язучыларның исемнәрен атауда белемнәрен ныгыттылар.

2 нче тукталыш — «Ачык һавада музей» дип исемләнгән иде. Татар халкының калфак, түбәтәй, тастымал, чигүле алъяпкычлары турында сүз булды. Шул темадагы китапларга күзәтү ясалды.

3 нче тукталыш — иҗади эшчәнлек. Балалар татар орнаментларын бизәделәр.

4 нче тукталыш — хәрби-патриотик тукталыш. Яхшый авыл китапханәчесе Дилбәр Әхәтова белән очрашу чарабызны тагын да тулыландырды. Алар бу чарада гаиләләре белән катнаштылар. Волонтер кызы Диләрә кичә кунакларына яралыга ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнен аңлатты. Дилбәрнең улы Алмаз СВОда хезмәт итеп, яраланып кайткан. Дилбәр — шагыйрә, ике шигырь китабы, ике җыр авторы. Катнашучыларга Дилбәр шигырьләрен укыды, җырларын тәкъдим итте.

Библиотур мавыктыргыч, файдалы булгандыр дип уйлыйбыз. Һәр тукталыш арасында биюләр, кызыклы уеннар уйналды. Балалар өчен әзерләнгән тәмле күчтәнәчләр дә үз хуҗаларын таптылар.


#ЛетовТатарстане #ЛетовРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев