Балалар мәдәни-агарту үзәге төзелә
Яңа Әлем мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Газизова балалар мәдәни-агарту үзәге ачу өчен 5 млн 200 мең сумлык грант отты. Ул әлеге мөмкинлеккә федераль проект аша иреште.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотосы.
Балалар мәдәни-агарту үзәге Яңа Әлем мәдәният йорты бинасында урнашачак. Җиһазларның күпчелеге инде кайтарылган. Хәзерге вакытта аларны урнаштыру, тоташтыру эше башкарыла.
– Минем балалар өчен үзәк ачу теләгем күптәннән үк бар иде. Бу идея бик кызыклы һәм үземнеке кебек тоелды. Ике-өч атна дәвамында проект өстендә эшләдем, нәтиҗәләре октябрь аенда билгеле булды. Безнең проект, иң югары балл (104 балл) җыйды.
Республика буенча 7 эш җиңүче дип табылды. Октябрьдә үзебезнең җиңүче икәнне белдек, февральдә документация, хисап эшләре башланды. Товар белән тәэмин итүчеләр безгә кирәкле җиһазларны барладылар. Алар белән төзелгән килешүләр тиздән ябылып бетәчәк, – дип таныштырды проект авторы, Яңа Әлем мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Газизова.
Балалар мәдәни-агарту үзәге мәдәният учреждениеләрен, китапханә, музейларны модернизацияләү һәм күбрәк халыкны җәлеп итүгә юнәлдерелә. Киң колачлы әлеге яңалык республиканың 7 районында чынга ашырыла.
Яңа Әлем мәдәният йортына 2024 елда капиталь ремонт үткәрелде. Шуннан соң, аның буш торган залларын заманча җиһазлар белән баету максат итеп куела. Шушы иркен мәйданны мәдәният өлкәсенә тәңгәл китереп, гаиләләргә, бигрәк тә, балаларга уңайлы булган үзәк барлыкка киләчәк. Концепция буенча бик күп юнәлешләрдә эш оештырылачак. Хәзерге вакытта проектны чынга ашыру этабы бара.
Икенче катта 160 квадрат метрга якын мәйданда урнашкан 3 бүлмәне тәшкил итә ул. Төп бүлмәсе 125 квадрат метр мәйданны алып тора. Аның уртасында сәхнә урнаштырылган.
Район мәдәният йортында гына ике сәхнә бар. Берсе – зур зал, икенчесе – кече зал. Яңа Әлем мәдәният йортында да шулай булачак. Зур зал – мәдәният йортында беренче катта урнашкан, 260 урынга исәпләнгән. Ә кече зал – мәдәният йорты бинасының икенче катында, “Алма” балалар мәдәни-агарту үзәге базасында эшләячәк.
– “Алма” исеме кайдан алынды?
– Мәдәният йортында эшләячәк балалар мәдәни-
агарту үзәге “Алма” дип атала. Чөнки алма берләштерү символына ия. Ул гореф-гадәтләрне саклап калу ролен дә үти. Безнең җирлектә алма иң киң таралган җимеш, иң күп уңышны тәшкил итә.
Яңа Әлем җирлегендә элек-электән алма бакчалары булган. Шуны искә алып, үзәккә бик матур символик мәгънәгә ия шушы исемне сайладык. Мин ышанам: безнең район балаларына бу үзләрен яңа юнәлештә табу, ачылган сәләтләрен үстерү өчен бик яхшы база булачак, – диде Гөлназ Таһир кызы.
Балалар үзәккә әти-әниләре, туганнары белән килә алачак. ”Гаилә” илкүләм проектының максаты да шундый. Ул гаиләне берләштерүче, гаилә традицияләрен ныгытучы үзәк булырга тиеш. Кемдә гаилә гадәтләре юк, аларны формалаштыруны күздә тота.
– Әлегә штатлар мәсьәләсе хәл ителмәгән. Ул әле катлаулы проблема булып кала. Волонтерлар көченә зур ышаныч баглана. Эшне, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, яхшы итеп, гөрләтеп оештырырга хыялланам. Кече сәхнәне театр юнәлешендә кулланырга тырышачакбыз. Чөнки курчак театры ширмасы кайтты, курчаклары да бар. Өстәмә рәвештә, профессиональ тегүче хәзерге вакытта Воронеж шәһәрендә яңа планшет курчаклар тегә. Яңа Әлемдә үрнәк балалар курчак театры “Серле дөнья” исемен йөртә. Ул күптәннән эшләп килә. Шушы юнәлешне үстерү нисбәтеннән, аны попуярлаштыруны алга куябыз, – диде Гөлназ Газизова.
Грантны максатчан файдалану таләп ителә, контроль көчле. Атна саен хисап тапшырып тору сорала. Зур күләмле эшне башкаруда Актаныш үзәкләшкән клублар системасы директоры Альбина Гайнетдинова, социаль-агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова, бүлек белгечләре Альбина Гәрәева, дизайн проекты авторы Таңсылу Биккулова ярдәм итә. Ләйсән Хуҗина җитәкчелегендә үзәк бухгалтерия хисапчылары белән берлектә документация әзерләнә. Мебель күп, һәрберсе өчен килешү төзергә кирәк. Барысы 52 позиция җыелган.
Ачылу тантанасы 30 сентябрьгә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев