Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ Шәрипҗанова: "4 ел яшәп, өйгә Коръән укытмаган идек"

Популяр җырчы-алып баручылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар фатирларына Коръән ашы укытты. Чакырылган кунаклар арасында эстрадабызның танылган артистлары Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева да булган. - Гөлназ, Коръән ашын нинди уңайдан укыттыгыз? - Казанга үз эшләре буенча әби килгән иде. Форсаттан файдаланып, ул монда чакта аш үткәрергә уйладык. Дүрт ел...

Популяр җырчы-алып баручылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар фатирларына Коръән ашы укытты. Чакырылган кунаклар арасында эстрадабызның танылган артистлары Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева да булган.
- Гөлназ, Коръән ашын нинди уңайдан укыттыгыз?
- Казанга үз эшләре буенча әби килгән иде. Форсаттан файдаланып, ул монда чакта аш үткәрергә уйладык. Дүрт ел яшәп, әлегә кадәр өйгә Коръән укытмаган идек.
- Артист кызлар белән бер тирәдә бәби тапкач, дуслыгыгыз тагын да ныгыды. Гаилә бәйрәмнәрен дә бергә үткәрәсезме?
- Әйе, җае чыккан саен күрешергә тырышабыз. Безнең ватсапта төркемебез бар, рәхәтләнеп шунда аралашабыз. Балалар бер вакытта тугач, уртак темалар да күп, Аллага шөкер. Замирә тәмле итеп гөбәдия пешереп алып килде. Кызларның барысын да чакырдым. Айгөл Шәйхетдинова гына Чаллыдан килә алмады.
- Хәзрәтне кайсы мәчеттән чакырдыгыз?
- "Әниләр" мәчетеннән Али хәзрәт килде. Бик ошаттык, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Азан әйтте. Ризыкларны, балага эчертә торган суны өшкерде.
- Кызыгыз Асылбикәгә күз тигәне бармы? Күз тиюгә ышанасыңмы?
- Бервакыт 3-4 көн чирләп, көйсезләнеп алды. Әлеге дә баягы төркемдә кызлардан киңәш сорагач, дин турында азмы-күпме белемнәре булган Замирә белән Айгөл кирәкле догаларны әйтте. Аудиоязма тыңлагач, бала тынычланып йокыга китте. Күз тиюгә бик ышанам.
чыганак: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64967-gөlnaz-shәripҗanova-4-el-yashәp-өygә-korәn-ukyitmagan-idek.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев