Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Иске Богады авылының «Тормыш җыры» халык театры «Идел-Йорт» бәйгесендә икенче урынны алды

Иске Богады авылының «Тормыш җыры» халык театры Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт 2024» XXV төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә II урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасы кичә 4 декабрьдә Казанда узды, һәм коллектив театр коллективлары фестивале йомгаклары буенча лаеклы котлауларны кабул итте.

Конкурс кысаларында жюри 50 дән артык спектакль карады. Финалга бары тик 12 иң яхшы театр коллектвлары гына үткән, алар арасында "Тормыш җыры" коллективы да лаеклы чыгыш ясый. Мондый масштаблы иҗади вакыйгада катнашу- үзешчән коллективның күпьеллык хезмәтен зур хөрмәт һәм тану.

«Тормыш җыры» халык театры — талантлы авылдашлар командасы, алар һәр спектакльгә үз көчләрен, вакытларын һәм җаннарын бүләк итеп образларын тудыралар.

Бөтен коллективны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алда аларны яңа премьералар, иҗади казанышлар һәм рәхмәтле тамашачылар көтәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев