Сөйләшәбез дуслык телендә!
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
«Актаныш авылара үзәк китапханәсе» сезне кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле мәдәни сәяхәткә чакыра.
Чара 8 июль көнне сәгать 10:00 дә Актаныш авылының «Мәдәният» паркында узачак.
«Сөйләшәбез дуслык телендә» дип исемләнгән библиотур кысаларында сезне төрле тематик тукталышлар көтә:
1 нче тукталыш — «Әдәби алан»
2 нче тукталыш — «Ачык һавада музей»
3 нче тукталыш — «Мастер-класс»
4 нче тукталыш — «Хәрби тукталыш»
Чарада Аккүз, Иске Байсар, Меңнәр, Иске Сәфәр, Югары Яхшый, Чуракай авыл китапханәләре филиалларының тәҗрибәле һәм иҗади хезмәткәрләре катнаша.
Сезне файдалы мәгълүматләр, кызыклы очрашулар һәм җылы аралашу көтә.
«Актаныш авылара үзәк китапханәсе» сезне көтеп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев