Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Тукай әкиятләренә сәяхәт

Актаныш мәдәният паркында Иске Кормаш , Теләкәй,Күҗәкә, Адай,Уразай,Шәрип һәм Әтәс авыллары китапханәчеләре «ҖәйТатарстанда «проекты кысаларында Актанышта балалар өчен «Тукай әкиятләренә сәяхәт » дигән темада бик күләмле чара үткәрделәр.

Чарада балалар бакчалары  балалары, каникулдагы балалар катнашты. Китапханәчеләр Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай Былтыр һәм  Әби рольләрендә чараны тулысынча ачып биреп, нәниләрне рәхәтләндереп ял иттерделәр. Балалар уеннарда, ярышларда катнаштылар, призларга һәм күчтәнәчләргә ия булдылар. Чарабызда  китапханә директоры  Имамова Г.И  катнашты, уңышлар теләде.Музыка өлешен хезмәттәшебез  Солтанов Радик  бизәде. Менә шулай итеп  без  бүген балалар күңелендә җылы, матур  хисләр  уятуга бик  шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев