Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Уеннар иленә сәяхәт»: мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен күңелле квест узды

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында 24 июльдә Актаныш мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен «Уеннар иленә сәяхәт» дип исемләнгән мавыктыргыч квест-программа оештырылды.

Чара барышында балалар Габдулла Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумдылар, халык уеннары белән таныштылар һәм «Габдулла» уенында катнаштылар.

Кечкенә кунаклар иҗади мастер-классларда да үзләрен сынап карадылар: йомырка бизәделәр, үз куллары белән уенчык куян ясадылар. Шулай ук алар күрше халыклар мәдәнияте белән таныштылар һәм «Алтын капкалар» исемле зур хәрәкәтчән уенда күңел ачтылар.

Көлү, иҗат һәм яңа ачышларга бай булган әлеге көн балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев