Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язгы мизгелләр

Язның беренче ае истәлекле мизгелләре белән күңелдә калды. Ай башында Чөгәнә авыл клубында "Туган авылыма" дип исемләнгән смотр концерты булып узды. Анда мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Искәндәр Ардисламов, Руслан Саповский, Гүзәлия Сәрварова, Азат Дәүләтов һәм Артем Старовойтовның җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Сәхнә...

Язның беренче ае истәлекле мизгелләре белән күңелдә калды. Ай башында Чөгәнә авыл клубында "Туган авылыма" дип исемләнгән смотр концерты булып узды. Анда мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Искәндәр Ардисламов, Руслан Саповский, Гүзәлия Сәрварова, Азат Дәүләтов һәм Артем Старовойтовның җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Сәхнә ветераннары Розалия апа Фәрдиеваның җырлавын, Әлфия апа Мәрданованың мөнәҗәт укуын да яратып тыңладылар. Алинә Баһаутдинова башкаруындагы биюләр дә тамашачы күңеленә хуш килде. Ә инде "Ахирәтләр" төркеменең чыгышы күзләрдән яшь чыкканчы көлдерде.
"Бәйрәм белән, гүзәл затлар" кичә-бәйгесе дә сөендерде безне. Анда Фәйрүзә Хөсәенова, Анфиса Якупова һәм Ләлә Солтанова көч сынашты. Хатын-кызларыбыз бәрәңге әрчүдә, тизлеккә сәдәф тагуда, мода күрсәтүдә, тормыш иптәшләренә бик кызык итеп курорттан хат язуда, үзләре пешереп алып килгән ризыкларны тәкъдим итүдә, һ.б. көч сынаштылар. "Иң тапкыр хатын-кыз" номинациясендә Фәйрүзә Хөсәенова, "Иң оста пешекче" номинациясендә Ләлә Солтанова җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев