Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чыгарылыш сыйныф укучылары кабаттан БДИ тапшыра

Быел мәктәпне тәмамлаган 116 меңнән артык укучы алган балларын арттырырга уйлаган.

Кичә һәм бүген –Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) кабат бирү көннәре.

Быел мәктәпне тәмамлаган 116 меңнән артык укучы алган балларын арттырырга уйлаган. Имтиханны кабат тапшыру балларны арттыру мөмкинлеге булса да, бу кыюлар адымы, чөнки элеккеге балл юкка чыга, кабат тапшырылганыннан югары булган очракта да.

Бу көннәрдә имтиханны кабат тапшыруга барлык фәннәр буенча гариза бирелгән. Бигрәк тә җәмгыять белемен тапшырырга теләүчеләр (31 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы) күп, бу фән иң күп сайланганы да санала.

21,5 меңгә якын укучы информатика, 12,2 мең укучы рус теле, 11,2 мең укучы химия, 11,1 мең укучы профиль математика, 8,1 мең укучы биология бирә.География буенча кабат имтихан бирүчеләр аз (247 кеше) һәм берничә кеше чит телләр буенча (инглиз теленнән кала 3,6 мең гариза) тапшырырга җыена.

4 июльдә – рус теле, информатика, җәмгыять белеме, физика, химия һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше узды.

5 июльдә - биология, география, рус әдәбияты, тарих, база һәм профиль математика һәм инглиз теленнән телдән имтихан.

Укучылар кабат бирелгән имтихан нәтиҗәләрен 17 июльдән соңга калмыйча беләчәк.

Актаныш районыннан 3 чыгарылыш сыйныф укучысы бүген кабаттан БДИ бирә. Уңышлар аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев