Яңа уку елында Актаныш районы мәгарифе «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Кадрлар» милли проектларына нигезләнеп эшли
Татарстан Республикасы 2025 елдан 12 милли проектны тормышка ашыруда катнаша.
Менә алар:
1. «Озак һәм актив тормыш»;
2. «Гаилә»;
3. «Кадрлар»;
4. «Яшьләр һәм балалар»;
5. «Туризм һәм кунакчыллык»;
6. «Тормыш өчен инфраструктура»;
7. «Экологик иминлек»;
8. «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»;
9. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»;
10. «Халыкара кооперация һәм экспорт»;
11. «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе»;
12. «Пилотсыз авиация системалары»
Әлегә кадәр белем һәм тәрбия өлкәсендә әйдәп баручы «локомотив» ролен «Мәгариф» милли проекты үтәде. Быелдан Актаныш районы мәгариф идарәсе яңа өч — «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» , «Кадрлар» милли проектларына нигезләнеп эшен дәвам итә.
Димәк, илдә бара торган үзгәрешләр чорында мәгариф хезмәткәрләре дә заманча ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алга куелган бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле. Мәгариф системасын яңартуның төп максаты — белем бирүнең сыйфатын яхшырту.
Фото: «Актаныш-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев