«Каенкай»да юмарт көз бәйрәме: быелгы уңыш һәм финанс белеме ярминкәсе узды
«Каенкай» балалар бакчасында традицион көзге ярминкә узды, ул чын мәгънәсендә коллектив өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар һәм элеккеге коллегалар өчен муллык һәм шатлык бәйрәменә әверелде.
Бүген «Каенкай» балалар бакчасы чын-чынлап бәйрәм, көзге муллык мохитында яшәде. Биредә быелгы уңыш ярминкәсе узды, ул узып баручы көзнең байлыгын һәм юмартлыгын чагылдырды.
Бу вакыйга күптән инде балаларны, ата-аналарны, тәрбиячеләрне һәм хөрмәтле кунакларны берләштерүче күркәм традициягә әверелде.
"Каенкай" ярминкәсе- бәйрәм генә түгел, ә финанс дәресе дә. Мөдир Йолдыз Нургалиева билгеләп үткәнчә, чараның төп максатларының берсе — балаларда финанс белеме нигезләрен үстерү.
Без балаларга җәйге уңыш артында зур хезмәт торуын аңлатырга телибез. Әбиләр, бабайлар һәм ата — аналар белән бергә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне ашап кына калмыйча, сатып акча эшләргә, гаилә бюджетын баетырга булуын да аңлатырга телибез, - дип фикерләре белән уртаклашты Йолдыз Нургалиева.
Барысы да яз көне, бакча участогында тәрбиячеләр белән бергә арыш, бодай, кукуруз, ташкабак, помидор һәм кыяр утырткач башлана. Балалар үсемлекләрнең үсүен кызыксынып күзәтәләр, өлгереп, җимеш бирүен карап баралар һәм менә хәзер әлеге хезмәт эшчәнлегенең финалы — ярминкәдә алып- сату этабында катнашалар.
Бәйрәмгә ата-аналар гына түгел, мәктәпкәчә учреждениенең ветераннары да чакырылган иде. Мәртәбәле кунаклар арасында «Каенкай»да 1985 елдан 2021 елга кадәр эшләгән Венера Хернасова да бар иде:
Бүгенге бәйрәмгә бик сөенеп килдем. Безне- лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне даими кунакка чакыралар. Шундый матур кояшлы көндә биредәге педагоглар белән дә күрешәбез, күргәзмәлекне карыйбыз. Барысы да зур тырышлык куеп әзерләнгән.
1983 елдан 2007 елга кадәр эшләгән Хамисә Имамова да безне очраштыра торган бәйрәм бу, ди.
Чыннан да бәйрәм программасы бай булды. Тәрбияче Гүзәл Шәйхетдинова концертны бик матур итеп алып барды. Балалар көз турында җырлар җырладылар һәм тематик биюләр тәкъдим иттелләр. Әниләр дә күңелле уеннарда катнашып, үз сәләтләрен күрсәттеләр, чыгыш ясадылар.
Төп вакыйга, әлбәттә, сәүдә өлеше иде. Өстәлләрдә кунаклар күңелләре теләгән бар нәрсәне: хуш исле варенье, тозланган һәм маринадланган, әле генә түтәлдән өзелгән яшелчәләр, хуш исле кәрәзле бал, шифалы үлән чәйләре һәм бакча үсентеләре сатып ала алдылар.
Бәйрәм яңа пешкән коймак белән гөрләшеп чәй эчү белән тәмамланды, уртак өстәл янында рәхәтлек, җылылык һәм аралашу шатлыгы хакимлек итте. Бу көзге ярминкә иң яхшы бәйрәмнәрнең бердәм оештырылганы икәнлеген тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев