Контроль эшләрнең гомуми саны уку вакыты күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш
Россия Мәгариф министрлыгының 2024 елның 9 октябрендәге 704 номерлы боерыгы нигезендә федераль төп гомуми белем бирү программаларына мөһим үзгәрешләр керде. Әлеге үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлләштерелә һәм уку хезмәтенең авырлыгын киметүгә, белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм уку процессын планлаштыруны яхшыртуга юнәлдерелгән.
Боерык белән билгеләнгәнчә, Бөтенроссия тикшерү эшләрен дә кертеп (ВПР) контроль эшләрнең гомуми саны уку вакытының барлык күләменнән 10 проценттан артмаска тиеш. Бу уку һәм тикшерү чараларын баланслау максатыннан эшләнгән.
Контроль эш бердән ике дәрескә кадәр дәвам итә. Һәрберсе 45 минуттан да артмый.
Практик эшнең дәвамлылыгы, лаборатор, интерактив һәм башка эшләрне дә кертеп, бер дәрес тәшкил итәчәк. (45 минуттан да артмый). Контроль формасы булып саналмый.
Фото: «Актаныш-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев