Мәктәпләрне «Мах» илкүләм мессенджерына күчерәләр
1 сентябрьдән барлык мәктәпләрнең аралашу чатларын «Мах» илкүләм мессенджерына күчерәчәкләр.
Күчеш этаплап 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова шул хакта хәбәр итте.
Беренче этапта – илкүләм «Мах» мессенджерына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен, икенче этапта – мәктәпләр, балалар бакчалары, көллият һәм техникум администрацияләрен һәм хезмәткәрләрен күчерәчәкләр.
Өченче этап әти-әниләргә, мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына кагылачак. Хәзер илкүләм мессенджерга күчүгә әзерлек эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев