Районыбыз мәктәпләрендә 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреге башланды: Алда- имтиханнар!
Районыбыз укучылары бүгеннән 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреген башлап җибәрде.
Алда унберенчеләрне һәм тугызынчыларны дәүләт сынаулары көтә. Язгы каникулларга киткәнче чыгарылыш укучылары бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырып карадылар инде. Аларның әти-әниләре дә белемнәрен сынады, ул-кызларының экзаменнардагы тәэсирләрен үзләре аша кичерде.
Имтиханнарга ел башыннан ук ныклы әзерлек бара. Укучыларга да, укытучыларга да бу җаваплы чиректә зур уңышлар телибез!
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 23 майда башланып китә һәм резерв көннәрне дә исәпкә алып, 1 июльдә тәмамлана.
23 май (чәршәмбе) география, әдәбият, химия;
28 май (сишәмбе) рус теле;
31 май (җомга) — база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ, профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ;
4 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
7 июнь (җомга) информатика;
8 июнь (шимбә) — информатика;
10 июнь (дүшәмбе) — тарих, физика;
13 июнь (пәнҗешәмбе) — биология, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (язма өлеш);
17 июнь (дүшәмбе) — чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән);
18 июнь (сишәмбе) Чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән).
Резерв көннәр
20 июнь (чәршәмбе) рус теле;
21 июнь (җомга) география, әдәбият, физика;
24 июнь (дүшәмбе) — база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ, БДИ профильле дәрәҗәдәге математика буенча;
25 июнь (сишәмбе) информатика, җәмгыять белеме, химия;
26 июнь (чәршәмбе) Чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), тарих;
27 июнь (пәнҗешәмбе) — биология, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (язма өлеш);
1 июль (дүшәмбе) барлык фәннәр буенча;
Өстәмә чор
4 сентябрь (чәршәмбе) рус теле;
9 сентябрь (дүшәмбе) - база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ.
23 сентябрь (дүшәмбе) — база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ, рус теле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев