Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Татар телчеләре киңәште

5 нче декабрь көнне, Киров гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.

 7 нче класста Илүсә Сәлимжан кызы Айгөл Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм ижаты, "Безнең чишмә" хикәясен анализлау, 6 нчы класста Наилә  Мисхат кызы Әмирхан Еникиның "Матурлык" әсәрендә ана матурлыгы темасына ачык дәрес үткәрделәр. Дәресләр эчтәлекле һәм бик кызыклы узды. Икенче көн тәртибе буенча мәктәпнең өстенлекле юнәлеше - агрокласс эшчәнлеге белән таныштылар. Д. Дәниф улы һәм Г. Хәбир кызы үткәрелгән тәжрибәләр,чыгышлар, конференцияләрдәге уңышлар белән таныштырды. Семинарның өченче өлеше курчак театры белән дәвам итте. Быел гына эшләнгән курчаклар белән укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Курчакларны тегеп биргән  Жанна Владимировнага зур рәхмәт! Театрны сәхнәгә куйды - Йолдыз Заһидулла кызы. 
8 - 11 нче класс укучылары Л. Әминованың "Офыктан зур кояш" әсәрен сәхнәләштерделәр. Укучыларның оста уйнавы кунакларда зур тәэсир калдырды. Сәхнәгә куярга , музыка, ут, костюмнар бизәлеше белән ярдәм иткән Хужина Алсу, Талипов Айзат, Гаянова Йолдызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев