Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Татарстанда укучыларның 70 проценты БДИны кабат тапшырганнан соң нәтиҗәләрен яхшырткан

Татарстанда мәктәп тәмамлаучы укучыларның 70 проценты БДИ фәннәренең берсен яңадан тапшырганнан соң нәтиҗәләрен яхшырта алган. Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«2024 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның инициативасы белән унберенче сыйныф укучылары имтиханнарның берсен яңадан тапшыра ала. Бу мөмкинлектән файдаланучы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны арта бара», – дип белдерде ул.

Һадиуллин әйтүенчә, биел республиканың 3 меңнән артык укучысы имтиханнарның берсен яңадан тапшырган. Аларның 13 проценты нәтиҗәсен үзгәртә алмаган, ә 17 процентының нәтиҗәсе начарайган.

Министр ассызыклаганча, биел БДИда барлыгы 416 укучы югары нәтиҗәләргә ирешкән: 364 кеше 100 балл, 50 укучы 200 балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев