Физик затлар салымы республикада каламы?
Казанлылар физик затлар милкенә тиешле салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш.
Узган ел өчен түләнергә тиешле салымнарның гомум күләме 4 миллиард 709 миллион сум.
– Бүгенгә республиканың берләштерелгән бюджетына 1 миллиард 796 миллион сум керде. Милек һәм җир салымнары шәһәр бюджетын, ә транспорт салымы республика бюджетын тулыландыра, – дип хәбәр итте Казан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Физик затлар 2024 елдан башлап акча кертеме процентларына да салым түләргә бурычлы. Ирек Мөхәмәтшин мисал китергәнчә, әгәр кеше 2024 елда банкка салган акчаларыннан 300 мең сум процент табышы алган булса, аның өчен 11 мең 700 сум салым түләргә тиешле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев