Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Җиңүләрегез белән котлыйбыз!

Менделеевск шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республикакүләм конкурсы узды. Анда Менделеевск, Мамадыш, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим һәм Минзәлә районнарыннан килгән катнашучылар үз көчләрен сынады.

Менделеевск шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республикакүләм конкурсы узды. Анда Менделеевск, Мамадыш, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим һәм Минзәлә районнарыннан килгән катнашучылар үз көчләрен сынады.

Актаныш районыннан конкурста дүрт якташыбыз-  Кәзкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә; район ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары Зәлифә Әмирова «Өченче буын героинясы» номинациясе; «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясе; Яңа Әлем авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев «Ир-ат — изге йөрәк» номинациясендә катнаштылар.

 Катнашучыларыбызның барысы да конкурста лаеклы чыгыш ясап, Актаныш районын лаеклы тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз, алга таба да уңышлар, яңа казанышлар телибез!

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» кебек зур масштаблы республикакүләм конкурсларга әзерлек — һәрчак бердәм команда эше. Бу конкурс районга да бәя бирә торган бәйге. Барысы 22 конкурсант чыгыш ясады. Алар арасында бигрәк тә Актаныш районы командасы ныклы әзерлеге белән аерылып торды. Чыгыш ясаучыларга хезмәтләрен күрсәтергә  район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары, хезмәттәшләре зур ярдәм күрсәтте.

Мәдәният сарае белгечләре катнашучылар белән бергә сценарийлар төзеде, иҗади номерларны әзерләргә булышты, сәхнәгә чыкканчыга кадәр репетицияләр үткәрде. Аларның һөнәри осталыгы, иҗади карашы һәм чын күңелдән ярдәм итәргә тырышуы якташларыбыз өчен ышанычлы терәккә әйләнде. Мәдәният хезмәткәрләренә һәм артистларыбызга ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез! Сезнең хезмәтегез — уртак уңышның аерылгысыз өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев