Түбән Камага кергәндә «АкСубай» исемле яңа авыл төзеләчәк
Түбән Камага Афанас авылы ягыннан керү юлында «АкСубай» дип исемләнгән яңа торак комплекс барлыкка килергә мөмкин. Проектны районның инвесторлар советына Марат Юсупов тәкъдим иткән, дип хәбәр итә «НТР 24».
Проект нигезендә территориядә 45–50 йорттан торган заманча торак массивы төзү күздә тотыла. Анда гаилә үзәге — балалар бакчасы, медицина пункты, ял һәм иҗат үзәге, парк һәм уен мәйданчыгы булыр дип планлаштырыла. Моннан тыш, офислар, кибетләр, мини-складлар һәм идарә компаниясе урнашкан коммерция үзәге дә төзелү карала.
Төзелешнең гомуми мәйданы 5 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Инвестор проектка 1,5 миллиард сумнан артык шәхси капитал кертергә ниятли. Әлеге концепция хәзер архитектура белгечләре белән бергәләп җентекләп эшләнү этабында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев