Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Хәрби исәп өлкәсендә хезмәт куючылар бүләкләнде

Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск районнары авыл җирлекләренең беренчел хәрби исәпкә алу өчен җаваплы вазыйфаи затлары муниципаль район башлыкларының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

Әлеге җаваплы һәм әһәмиятле юнәлештә күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куючы белгечләр дәүләт тарафыннан югары бәя алды. Аларның көндәлек эше төгәллек, җаваплылык һәм зур игътибар таләп итә, чөнки хәрби исәп һәм мобилизация әзерлеге — ил иминлеген тәэмин итүдә мөһим өлешләрнең берсе.

Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән түбәндәге хәрби исәп хезмәткәрләре бүләкләнде:

– Аеш авыл җирлеге хәрби исәп хезмәткәре Галеева Ализа Мәхтүмҗан кызы;


– Иске Богады авыл җирлеге хәрби исәп хезмәткәре Шулбаева Роза Расил кызы;


– Түке авыл җирлеге хәрби исәп хезмәткәре Галимова Зөлфирә Сабирҗан кызы.

Район хәрби комиссариаты грамоталары белән Актанышбаш авыл җирлеге хәрби исәп хезмәткәре Зайнуллина Чулпан Хәмис кызы һәм Уразай авыл җирлеге хәрби исәп хезмәткәре Миргалимова Дифина Даим кызы бүләкләнде.

Әлеге хезмәткәрләр үзләренең намуслы эшчәнлекләре, югары һөнәри осталыклары һәм эшләренә тугрылыклары белән аерылып торалар. Алар башкарган эш — тыныч тормышның тотрыклылыгын саклауга, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга юнәлдерелгән мөһим бурыч.

Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм киләчәктә дә илебезгә файдалы хезмәтләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев