Актанышта миграция законнары буенча очрашу узды
6 июль көнне «Яшьлек» яшьләр үзәгендә чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни яктан җайлаштыру үзәге вәкиле Марсель Дәүләтшин белән очрашу узды.
Очрашу барышында катнашучылар белән миграция законнары нигезләре, Россия Федерациясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук аларны бозган очракта каралган җаваплылык һәм хокукый нәтиҗәләр турында сөйләштеләр.
Марсель Дәүләтшин гамәлдәге закон таләпләре, ил территориясендә законлы рәвештә яшәү һәм хезмәт эшчәнлеге алып бару кагыйдәләре белән таныштырды, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Мондый очрашулар хокукый грамоталылыкны арттыруга, җәмгыятькә уңышлы җайлашуга һәм законнарны үтәүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев