Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк рубрикасы буенча яңалыклар
-
Су буйларында сак булыгыз!
Эссе көннәр башлануга күпләр су буйларында ял итүне хуп күрә. Тик гади генә кагыйдәләрне үтәргә оныта. Аларны истән чыгармасак иде, дуслар!
-
Йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә!
Җәйге каникул, отпуск вакытында күпләр су буйларына ял итәргә бара, кояшта кызына, су коена. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10–15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була...
-
Куркып калмагыз: 20 май көнне Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре узачак
Актанышта хәвеф-хәтәр хәлләргә юл куймас өчен, була калса, тиз арада катлаулы ситуацияләрне чишә белү максатыннан даими рәвештә өйрәнүләр уза. Аның чираттагысы 20 май, дүшәмбе көнне тәгаенләнде.
-
«Умырзая» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Актаныштагы 103 номерлы янгын сүндерү бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар
Умырзая балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Актаныштагы 103 номерлы янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар.
-
Пучыда җәйге ял йорты янган
11 май көнне Пучы авылында янгын чыга.
-
Май бәйрәмнәрендә юлларда аеруча сак булыгыз!
Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары, ЮХИДИның пропаганда бүлеге белән берлектә даими рәвештә профлактик эшләр алып баруларга карамастан көннәр җылытуга ике көпчәкле матай-скутерларда җилдерүче яшьләребез нык артты. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыбызга әлеге куркыныч замана уенчыгын кулларына тоттырганчы тагын бер кат уйланыйк. Юл кагыйдәләрен үтәү, саклану турында һәрбер балага үткәзерлек итеп аңлатыйк. Минзәлә районындагы кебек фаҗигаләр булмасын, берәүнең дә ишеген кайгы җиле какмасын!
-
Хокук бозуларны профилактикалап: Актанышның икенче мәктәбенә белгечләр җыелды
Актанышның 2 нче мәктәбендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара семинар узды.
-
Һава киңлегендә пилотсыз очу аппаратларын күргәч алга таба эш итү алгоритмнары белән танышыгыз
1. При обнаружении (поступлении информации об обнаружении) над территорией (вблизи) объекта неизвестного беспилотного летательного аппарата (далее - БПЛА) незамедлительно вызвать (использованием тревожной кнопки, радиосвязи и т.п.) группы быстрого реагирования службы охраны (ЧОО, вневедомственной охраны Росгвардии, ведомственной охраны, иной службы) и сообщить об этом руководству объекта.
-
Бүгеннән Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде
22 апрельдән Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде.
-
22 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә: Учак ягу, чүп, үлән яндыру катгый тыела
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2024 елның 22 апреленнән 12 нче маена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
-
22 апрельдән 12 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә
2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин имзалаган карар чыкты.
-
Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә
12 майга кадәр учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела.
-
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма: МЧС хезмәткәрләре Агыйдел елгасына рейдка чыкты
Безнең Агыйдел буйларын яраталар да инде балыкчылар! Үзебезнең Актаныш балыкчылары гына түгел, күрше-тирә районнардан, Башкортстан якларыннан да нечкә билле, җырларда җырланган Агыйделгә балыкка киләләр.
-
Һава торышы җылыта: Су басудан сакланыр өчен капка алларындагы торбаларны чистартырга онытмагыз!
Быелгы кышта кар башка еллар белән чагыштырганда сигез (!) тапкырга күбрәк яуды. Димәк су басу куркынычы да бермә-бер арта. Метеорология мәгълүматлары буенча язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә. Һәм ул көчле узар дип фаразлана, чөнки кышын явым-төшем күп булды.
-
Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары бәйрәм көннәрендә авыр яшәешкә дучар гаиләләргә рейдлар ясап тормыш шартлары белән таныштылар.