Балалар иминлеге — даими контрольдә
Актаныш районы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Мирхәйдәрова брифингта чыгыш ясап, җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү юнәлешендә алып барылган эшләр турында сөйләде.
Районда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе системалы рәвештә эш алып бара. Каникуллар һәм озын бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә гадәти вакытта да профилактик чаралар өзлексез оештырыла. Район буенча план нигезендә дә, шулай ук планнан тыш та рейдлар үткәрелә. Алар авыл җирлекләрен дә, район үзәген дә колачлый.
— Аеруча игътибар социаль яктан куркыныч хәлдәге, авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләргә бирелә. Кичке рейдлар вакытында белгечләр гаиләләрнең яшәү шартларын карый, балаларның иминлеген тикшерә, — дип билгеләп үтте Ләйсән Мирхәйдәрова.
Моннан тыш, җәйге чорда су коену белән бәйле хәвефләрне кисәтү максатыннан да даими рәвештә профилактик чаралар уздырыла. Балаларның рөхсәт ителмәгән урыннарда су керү очракларын булдырмау — төп бурычларның берсе. Бу юнәлештә авыл башлыкларына, профилактика органнарына һәм җаваплы хезмәт вәкилләренә зур җаваплылык йөкләнгән.
Ләйсән Мирхәйдәрова «төнге вакыт» кагыйдәләренә аерым тукталды. 31 майдан 1 сентябрьгә кадәр 18 яшькәчә булган балаларга кичке 23:00тән иртәнге 06:00гә кадәр ата-ана озатуыннан башка урамда йөрү тыела. Әлеге таләпләрне бозган очракта, ата-аналарга Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсе нигезендә протокол төзелә. Бүгенге көндә комиссиягә әлеге маддә буенча инде берничә материал кергән.
Җәйге чорда аеруча еш күзәтелгән хокук бозуларның берсе — таныклыгы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә итү. Яшүсмерләр арасында мотоцикллар, питбайклар, хәтта автомобильләрнең руль артына утыру очраклары арта. Мондый гамәлләр җитди куркыныч тудыра һәм закон тарафыннан катгый контрольдә тотыла.
— Соңгы вакытта электросамокатлар, электровелосипедлар куллану белән бәйле тән җәрәхәтләре алу очраклары ешайды. Бу — игътибар таләп итә торган мәсьәлә, — дип ассызыклады Ләйсән Мирхәйдәрова.
Чыгыш ахырында ул ата-аналарны балаларга карата игътибарлы булырга, аларның кайда һәм ничек вакыт уздыруын контрольдә тотарга чакырды.
— Балаларыбызның җәйге ялы күңелле генә түгел, имин дә булсын иде. Һәр ата-ана бу мәсьәләдә җаваплылыкны тоеп эш итсен, — дигән теләктә калды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев