Дилбәр Әнвәрова: «Балалар иминлеге — уртак җаваплылык»
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова брифингта чыгыш ясап, җәйге чорда балигъ булмаганнар белән эшләүне тагы да көчәйтү бурычлары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, районда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге тукталып тормый, киресенчә, җәй айларында ул тагын да активлаша. План нигезендә генә түгел, өстәмә рәвештә дә профилактик чаралар, рейдлар оештыру каралган.
— Без спиртлы эчемлекләр сату нокталарын контрольдә тотуны көчәйтәчәкбез, авыл җирлекләрендә күчмә утырышлар үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, кичке вакытта район үзәгендә дә, авылларда да рейдларга чыгу дәвам итәчәк, — дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук җәйге чорда шәһәрләрдән, читтән кайтучы балаларга аерым игътибар бирү мөһимлеге ассызыкланды. Ата-аналарга балаларының кем белән аралашуын, кайда йөрүен, нәрсә белән шөгыльләнүен даими контрольдә тотарга киңәш ителде.
— Балаларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Һәр ата-ана үз баласы өчен җаваплы. Шул ук вакытта һәр граждан да битараф калмасын иде: шикле хәлләрне күргән очракта безгә хәбәр итәргә, кисәтү ясаудан курыкмаска кирәк, — диде Дилбәр Әнвәрова.
Чыгышта яшүсмерләр арасында киң таралган проблемаларга да игътибар юнәлтелде. Аеруча транспорт чараларын — мотоцикллар, питбайклар сатып алганда ата-аналарга уйлап эш итәргә кирәклеге искәртелде.
— Бала — иң кадерле байлыгыбыз. Шуңа күрә аларны куркынычка этәрә торган гамәлләрдән сакларга тиешбез. Һәр адымны уйлап, баланың киләчәген кайгыртып эш итү зарур, — дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, районда җәйге мәдәни чаралар киң колач белән оештырылачак. «Лето в Татарстане» проекты кысаларында паркларда бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары узачак. Афишалар белән районның мәгълүмати ресурсларында танышып барырга мөмкин булачак.
Сабантуй бәйрәмнәрен үткәргәндә дә иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Аеруча балалар өчен куела торган батутларның сертификатлы булуы, хәвефсезлек таләпләренә туры килүе катгый контрольдә тотылачак.
Чыгыш ахырында Дилбәр Әнвәрова барлык ата-аналарны, район халкын бердәм булырга чакырды:
— Балаларыбызның җәйге ялы күңелле генә түгел, хәвеф-хәтәрсез дә узсын иде. Көз җиткәч, һәр бала исән-сау мәктәпләргә, балалар бакчаларына әйләнеп кайтсын, — дигән теләктә калды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев