Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Балаларның хәвеф-хәтәрсез җәйге ялын оештыру — төп бурыч

Бүген район хакимиятендә балаларның җәйге ялын имин һәм нәтиҗәле оештыру мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелек итте.

Брифингта район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов, Актаныш районы 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Динар Садыйков, ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин, Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Мирхәйдәрова чыгыш ясадылар.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, җәйге каникуллар — балалар өчен иң көтеп алынган чорларның берсе. Шул ук вакытта бу чорда аларның ялын дөрес оештыру, сәламәтлекләрен саклау һәм куркынычсызлыкларын тәэмин итү — олыларның, бигрәк тә ата-аналарның төп бурычы булып тора.

Балалар бакчалардан һәм мәктәпләрдән соң тулысынча гаилә карамагына күчә. Шуңа күрә һәр ата-ана баласының көндәлек тормышын контрольдә тотарга, аларның вакытын файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрүен тәэмин итәргә тиеш. Районда балалар өчен төрле ял һәм мәшгульлек мөмкинлекләре булдырылган: җәйге лагерьлар эшли, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. 

Аерым игътибар балалар иминлегенә юнәлтелә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү — иң мөһим шартларның берсе. Балаларны техникаларда контрольсез йөрүдән тыю, аларны су буйларына үзләрен генә җибәрмәү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү — барысы да фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар.

Шулай ук дөрес туклану, көн режимын саклау, физик активлык — болар барысы да баланың сәламәтлеген ныгытуда зур роль уйный.

Җәйге каникуллар балалар өчен күңелле генә түгел, файдалы да үтсен иде. Алар яңа көч туплап, яхшы кәеф белән яңадан уку елына әйләнеп кайтсыннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев