«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсында икенче урын яулады
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсы» быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизованың «Санки в Уярне: Праздник Масленицы и традиции исцеления»- «Уярня чаналары: Май чабу- сихәт бәйрәме» дип аталган иҗат эше икенче урынга лаек булды.
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия юбилей конкурсына Россиянең 22 төбәгеннән 350дән артык эш килгән. "Конкурста профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Халык үзенең тамырларын белә һәм традицияләрен хәтерли икән, ул мәңге яшәячәк», - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы, конкурсның жюри рәисе Эльвира Әхмәтова.
Җиңүчеләрнең эшләреннән төзелгән күргәзмә белән бүләкләү тантанасы алдыннан «Московский» мәдәни үзәге фойесында танышырга мөмкин иде. Биредә Россиянең төрле халыкларының милли бәйрәмнәре фотолары тәкъдим ителде.
«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова конкурска Мари Суыксуы авылында узган "Уярня" бәйрәменнән- «Санки в Уярне: Праздник Масленицы и традиции исцеления»- «Уярня чаналары: Май чабу- сихәт бәйрәме» дип исемләнгән фотографиясен җибәргән иде. Мәртәбәле жюри март аенда Мари Суыксуы мәктәбе ишегалдында узган "Уярня" бәйрәме күренешенә зур игътибар биргән. Ел саен мари кардәшләребез бу милли бәйрәмне бар авыл халкы катнашында зурлап оештыра. Уярня бәйрәмендә таудан шуган кеше ел буена авырмый, дигән ышану бар. Конкурста җиңү яулаган фоторәсемдә 80 яшьлек Галина әби Михайлованың елмаеп, көлеп, киләчәккә өметле карашлар белән чана шууы халкыбызның шатлык-куанычларын, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрен саклап киләчәк буыннарга тапшыруын сөйли.
Ләйсән Глүс кызын хезмәттәге уңышлары белән котлыйбыз, казанышларга ирешүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев