Сабантуйда Актанышның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
Сабантуй бәйрәмен актанышлылар көтеп ала. Еллар дәвамында районыбызның социаль-икътисади тормышына зур өлеш керткән уңганнарыбызны хөрмәтләү, аларга дәүләт бүләкләре тапшыру, кыр батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме ул Сабантуй!
Бүгенге Сабантуйда да армый-малмый хезмәт куйганнар сәхнә түренә чакырылдылар, бар райондашлар, кунаклар алдында данландылар алар.
Хезмәтсөярләребезгә дәүләт бүләкләрен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Рәисе исеменнән актанышлыларны Сабантуй белән котларга килгән ТР Дщълщт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырдылар.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алга таба да яраткан эшегездә зур уңышларга ирешегез!
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев