Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып санала

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» 2023 елның 10 августындагы 1314 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2024 елда ял көне 2 ноябрьдән 30 апрельгә күчерелде.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала, әмма шул ук закон нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми  (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы законының 1 статьясының 5 өлеше).

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2024 елның 4 һәм 6 ноябре ял көннәре булып санала.

2 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев