Түбән Камада яшәүче якташыбыз яңа китабын нәшер итте
Якташыбыз, Илчебай авылы кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Рәмзия Вәлиева иҗат дөньясында күптәннән кайный. Инде берничә китап чыгарырга да өлгерде. «Тынычлыгын телим дөньяның» җыентыгы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
«Тынычлыгын телим дөньяның» җыентыгына Бөек Җиңүгә багышланган 24 шигырь һәм «Әрем тәме» әсәре тупланган. 100 данәдә басылган бу матур тышлы китабын якташыбыз без- «Актаныш-информ» журналистларына да бүләк итте.

Рәмзия апаны яңа китабы нәшер ителү уңаеннан котлыйбыз! Яңадан-яңа әсәрләрегез белән алга таба да укучыларны сөендереп торыгыз! Игътибарыгызга яңа китаптан яңа шигырь:
Күкләр аяз булсын!
Жиңү җырын яңгыратыйк әле
– Бөтен дөнья халкы тыңласын.
Күкләр аяз, кояш якты булсын,
Бишек жыры җирдә тынмасын!
Мәңгелек ут яна ялкынланып,
Шәһит киткәннәрне онытма!
Тынычлыкның кадерен белегез, дуслар,
Балаларга сөйлик, оныкка.
Сабыйларны пар канатлар сөйсен,
Ятимнәр күрми үссеннәр.
Тарихларда гына калсын сугыш,
Аналарны уллар кочсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев