21 февраль көнне Сарман районында бөек җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган фестиваль узды.
Бәйрәм кысаларында «Илһам бирүче Илһам» республика эссе конкурсы узды. Актанышның «Кояшкай» балалар бакчасы педагогы Гарипова Ләйсән Котдус кызы бәйгедә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның балаларны тәрбияләүгә багышланган эше жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Ләйсән Котдус кызын зур җиңүе белән котлыйбыз!
Нет комментариев