Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

«Актаныш таңнары» -бик яхшы газета!

Бүген «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы язылуның соңгы көне. Такталачык авылы халкы бу форсатны кулдан ычкындырмый, 2026 елның беренче ярты еллыгына яраткан газетасы «Актаныш таңнары»на язылып калырга ашыга. Менә шундый тугры дусларыбыз белән бүгенге иртәдә очрашып, аралашып кайттык.

Светлана Габдуллина озак еллар «Таң» хуҗалыгында хисапчы эшли. Бер елны да районыбыз газетасына язылмый калганы юк. Әле менә бүген дә үзенә һәм әнисенә «Актаныш таңнары» газетасына язылырга почтага килгән. Ачык йөзле, тәмле телле почта хезмәткәрләре мондый актив авылдашларны сөенеп каршы ала. Берочтан Светлана ханым «Ирек мәйданы», «Язмыш кочагы» кебек кызыклы газеталарга язылган.

Бик яхшы газета. Вакытында китерәләр, хат ташучыларыбыз вакытлы матбугат таратуны бер дә соңартмыйлар. Эштә җитәкчебездән башлап, бөтенебез дә укыйбыз. Чаллыда эшләүче улым ял көннәрендә авылга кайта, ул да яратып укый. Әниемнәр аерым тора, аларга да язылдым, -ди Светлана апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев