Әҗәкүлдә Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган шахмат турниры узды
Бүген Актаныш районының Әҗәкүл авылында якташыбыз Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган X төбәкара ачык шахмат турниры узды.
Әлеге спорт чарасы Халыкара шахмат көне, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.
Турнирда Татарстан районнарыннан гына түгел, Мәскәү шәһәреннән дә килгән шахматчылар катнашты. Яшь шахматчылар, өлкәннәр һәм ветераннар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, мавыктыргыч партияләр үткәрде.
Ярышлар Әҗәкүл авылының Сабантуй мәйданында узды. Әлеге шахмат бәйгесе спортчыларны һәм шахмат сөючеләрне бер мәйданга җыйды, дуслык һәм ярыш рухында үтте.
Турнир шахмат уенын популярлаштыру, яшь буынны акыл спортына җәлеп итү һәм якташыбыз Илгизәр Могътазировның якты истәлеген саклау максатыннан үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев