Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта җитезләр, көчлеләр, дәртлеләр билгеләнде

Районыбыз җирлекләре, оешма-предприятиеләре арасында ел саен зурлап оештырыла торган кышкы спартакиада уеннарына йомгак 3 март көнне ясалды. Волейбол, бадминтон, алкалы хоккей, шахмат, өстәл теннисы ярышлары инде декабрь-гыйнвар айларында ук башланган булса, бу көнне, шуларга өстәп, чаңгы һәм тимераякта узышу, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, дартс, йөзү һәм турникта тартылу...

Районыбыз җирлекләре, оешма-предприятиеләре арасында ел саен зурлап оештырыла торган кышкы спартакиада уеннарына йомгак 3 март көнне ясалды.
Волейбол, бадминтон, алкалы хоккей, шахмат, өстәл теннисы ярышлары инде декабрь-гыйнвар айларында ук башланган булса, бу көнне, шуларга өстәп, чаңгы һәм тимераякта узышу, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, дартс, йөзү һәм турникта тартылу буенча көч сынашты командалар. Алары исә оешмалар арасыннан 21, район үзәге мәгариф учреждениеләреннән 7 һәм барлык җирлекләрдән иде. Бүләктә чаңгы ярышы белән башланган бәйгеләргә нәтиҗәне "Актаныш" спорт комплексында ясадылар. Район башлыгы һәм район хакимияте җитәкчеләре җиңүче командаларны котлады. Иң-иңнәр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Менә алар - җиңүчеләр:
Оешмалар арасында
I урында - кече нефть компаниясе,
II урында - "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ,
III урында - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе командасы.
Мәгариф оешмалары арасында
I урында - "Иман" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе,
II урында - Актанышның 1нче мәктәбе һәм
III урында - технология техникумы.
Авыл җирлекләре арасында исә беренчелекне Пучы җирлеге яулады.
II урында - Татар Суыксуы,
IIIдә - Иске Байсар җирлеге командалары.
Җиңүчеләргә теннис өстәленә сертификат, II урынга лаекларга 4 чаңгы комплекты, III урынны яулаганнарга исә футбол-волейбол туплары җыелмасы тапшырылды.
.
Илнар Фәрдиев, әле февраль ахырында гына ил беренчелегендә катнашып, Россия чемпионы исемен яулаган спортчы, спартакиадада чаңгы ярышында җиңүче:
Бүген туган авылым Кәзкәй командасы өчен шудым. Казанда укыйм, авылга күптән кайткан юк иде. Спартакиадага дип махсус туры китереп түгел, бераз озаграк торыйм дип кенә атна уртасында ук кайткан идем.
Чаңгы спортына мин абыем Рөстәмгә ияреп килдем. Җиңүләрем, яхшы нәтиҗәләрем артында исә беренче чиратта остазым Галимҗан абый Мансуров тора. Кышкы матур рәхәт ял көннәрендә дә чаңгыга чыгарга иренеп ятучыларга, их,тәмен белмисез, рәхәтен тоймыйсыз, дип карыйм. Алга максатлар зурдан: киләсе елга Россиянең җыелма командасы составына эләгергә дип тырышам.
Наилә Салихова, кече нефть компаниясе командасыннан, тимераяк узышында һәм бадминтон ярышында II урын иясе:
Безнең МНКТ оешмасы спорт чараларында бик теләп катнаша. Оешмада спортчы егет-кызларыбыз, шөкер, күп. Безнең егетләр хоккейда, җәйге спорт төрләреннән мини-футболда җиңүче калдылар. Мин үзем бүген спартакиадада шорт-трек бәйгесендә көчемне сынадым. Ял көннәрендә тимераякта шуарга гаилә белән киләбез. Тырышабыз, коллективны якларбыз, сынатмабыз.
Альберт Мансуров, Актанышның 1 нче мәктәбеннән, гер күтәрүдә I урынга ия булды, шорт-тректа көч сынады:
Тимераякка беренче тапкыр Чаллыда яшәгәндә ишегалдындагы һәр йорт каршында ясала торган боз тартмасында баскан идем. Аннан соң күп еллар шуарга туры килмәде. 2007 елда Актанышка эшкә кайткач, "Лачын"га йөри башладым. Вакыт булганда килергә тырышабыз. Мондый ярыш безгә нәрсә күрсәтә: шөгыльләнер өчен даими рәвештә вакыт табарга кирәк, көне килеп җиткәч кенә, монда нидер күрсәтәм, нәрсәгәдер ирешәм, дип йөрүдән файда юк.
Рамил Сәлахов, Чуракай җирлеге командасыннан:
Барлык төр ярышларда да катнашырлык итеп җыелып килдек. Мондый спорт чараларында бигрәк тә безнең мәктәп коллективы активлык күрсәтә. Үзем ниятләп, чаңгыга бастым, урап килим әле, дидем. 14 нче килдем. Катнашу кадәресе күңелле.
Гөлзифа Хәйдәрова, Түке җирлеге командасыннан:
16 кешелек тулы составтагы команда белән килдек. Мин үзем дартс һәм авыл җирлекләре командалары арасында оештырылган өстәл теннисы уеннарында катнаштым. Спорт белән шөгыльләнү үзебезнең саулык өчен кирәк. Шуңа кичләрен клубка чыгып, теннис уйнарга йөрибез, скандинавия йөреше белән авыл әйләнәбез, чаңгыга чыгабыз.
Айрат Бикмөхәммәтов, үзәк хастаханә командасыннан:
Үзәк хастаханә командасы хоккейдан башка бар спорт төрләрендә дә катнашты. Призлы урыннан бигрәк, мондый чаралар сәламәтлек өчен бик әйбәт. Спартакиадаларда гына түгел, көн саен нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнү өчен районда бар мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектлары эшли. Алар һәрчак тулып торсын. Мин үзем Актаныш спорт комплексына еш йөрим, вакыт булганда чаңгыда чыгарга яратам.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев