Актаныш районы волейболчылары — призерлар!
Актаныш муниципаль районы командасы авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Кубогына узган «Кама аръягы» зонасы ярышларында уңышлы чыгыш ясап, III урынны яулады.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз! Алда тагын да зуррак җиңүләр, яңадан-яңа биеклекләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев