Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актаныш спортчылары Татарстан Беренчелегендә җиңел атлетика буенча югары нәтиҗәләр күрсәтте

10–17 май көннәрендә Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 16 һәм 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар шәхси беренчелектә көч сынашты. Әлеге дәрәҗәле спорт бәйгесендә Актаныш районы командасы да актив катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышлар барышында спортчылар төрле дистанцияләрдә үз осталыкларын сынадылар. 3000 метрга йөгерүдә Актаныш спортчылары зур уңышка иреште: Закирова Алмазия — II урын, Сабирова Лиана — III урын яулады.

Шул ук дистанциядә егетләр арасында Хуҗаинов Айгиз да яхшы нәтиҗә күрсәтеп, II урынга лаек булды. 

400 метр дистанциясендә финал ярышларында чыгыш ясаган Фәрухшина Аделина югары әзерлек күрсәтеп, 7 нче нәтиҗәне теркәде. Бу да — көчле көндәшлек шартларында лаеклы күрсәткеч.

Спортчыларның барысы да югары физик әзерлек, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Аларның нәтиҗәләре ГТОның алтын нормасыннан да югары дәрәҗәдә булуы белән аеруча игътибарга лаек. 

Әлеге уңышлар — спортчыларның тырыш хезмәте, тренерларның профессиональ әзерлеге һәм системалы эш нәтиҗәсе. Актаныш районы җиңел атлетика мәктәбенең үсеше киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм зур спорт казанышлары белән дәвам итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев