Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Альмир – Россия чемпионы

Куян авылы егете, Уфа шәһәрендә укучы спортчы егетебез Альмир Фәхразыевның ирешкән уңышлары турында газетабызның узган елгы 3 август санында язган идек. Альмир Уфа шәһәрендә 28 нче махсус коррекцион мәктәптә VIII сыйныфта укый. Быел баян курсларында укуын тәмамлап, таныклык ала. 22 нче спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча тренеры Илдар Романов....

Куян авылы егете, Уфа шәһәрендә укучы спортчы егетебез Альмир Фәхразыевның ирешкән уңышлары турында газетабызның узган елгы 3 август санында язган идек.
Альмир Уфа шәһәрендә 28 нче махсус коррекцион мәктәптә VIII сыйныфта укый. Быел баян курсларында укуын тәмамлап, таныклык ала. 22 нче спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча тренеры Илдар Романов. Кыска араларда йөгерүдә үз-үзен сынап, техник алымнарын өйрәнеп, 2010 елдан төрле бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннарны яулый ул. Узган ел Америкада инвалидларның дөньякүләм ярышында катнашып, 100, 200, 400 метр аралыкта һәм эстафетада катнашып, дүрт алтын медаль яулаган иде чемпион егетебез.
Россия беренчелегендә дә катнашып, һәрчак беренче булучы егетебез быел да Чиләбе шәһәрендә сукырлар арасында узган җиңел атлетика буенча кышкы чемпионаттан җиңү яулап кайтты.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 февраль, 2012 16 (9661) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев