Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

«Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе чыгарылыш кичәсе уздырды

«Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бүген чыгарылыш кичәсе уздырды.

 

Озак еллар дәвамында спортның төрле юнәлешләрендә шөгыльләнеп, үзләренең белем һәм осталыкларын камилләштергән укучылар тантаналы шартларда кулларына таныклыклар алды.

Чарада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм “Батыр” спорт мәктәбе директоры Назил Латыйпов катнашты. Алар чыгарылыш укучыларын котлап, мәктәптә алган белем һәм күнекмәләрне алга таба да нәтиҗәле куллануларын, районыбыз данын югары дәрәҗәдә танытуларын теләделәр.

Бәйрәм җылы һәм күтәренке рухта узды, яшь спортчыларга киләчәктә яңа уңышлар һәм зур җиңүләр теләделәр.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев