Бүген — Волейбол көне!
Бүген, 28 августта, барлык спорт яратучылар һәм актив тормыш рәвешен сайлаучылар Волейбол көнен билгеләп үтә!
Волейбол — команда рухын, җитезлекне, дуслыкны һәм җиңүгә булган омтылышны берләштерүче иң популяр һәм мавыктыргыч спорт төрләренең берсе. Бу уен безнең районда да зур урын алып тора: яшьләр дә, өлкәннәр дә спорт мәйданчыкларында, залларда яратып волейбол уйный.
Актаныш районы һәрвакыт үзенә хас спорт рухы, көчле командалары һәм оста волейболчылары белән дан тота. Волейбол бездә — уен гына түгел, ә меңләгән райондашларны, төрле буыннарны берләштерүче зур хәрәкәт!
Авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, оешма-учреждениеләрдә оештырылучы ярышлар, район беренчелекләре һәрвакыт югары дәрәҗәдә һәм киеренке уза. Ветераннарыбыз яшьләргә үрнәк күрсәтсә, яшь волейболчыларыбыз район данын республика күләмендә дә уңышлы яклый.
Спорт сөюче, мәйданчыкта осталыкларын күрсәтүче барлык волейболчыларыбызга һәм аларның тренерларына яңадан-яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек һәм югары биеклекләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев