Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Җитәкчеләр ярышты

Җитәкче - ул һәр өлкәдә дә сынатмаган, кул астында эшләүчеләргә һәрьяктан да үз сыйфатлары, эш-гамәлләре белән өлге булырга тиеш кеше. Ә иң мөһиме- сәламәтлек. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл диләр бит. Спортны яратмаган, сәламәт яшәү рәвешен алга куймаганнар, хәер, безнең җирлектә җитәкче булып эшли дә алмый. Бәлки шуңадыр да, 23 февраль-...

Җитәкче - ул һәр өлкәдә дә сынатмаган, кул астында эшләүчеләргә һәрьяктан да үз сыйфатлары, эш-гамәлләре белән өлге булырга тиеш кеше. Ә иң мөһиме- сәламәтлек. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл диләр бит. Спортны яратмаган, сәламәт яшәү рәвешен алга куймаганнар, хәер, безнең җирлектә җитәкче булып эшли дә алмый.
Бәлки шуңадыр да, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көнендә шаулап узган җитәкчеләр спартакиадасы, кечкенә генә олимпия уеннарыннан ким булмады. Район үзәгендә әлеге көнне 100дән артык җитәкче көч сынады. Кайсын гына алма- чын спортчы. "Түрә" дигәч күз алдына килеп баскан, тыны кысылып җәфаланган зур корсаклы абзыйны күзаллау җитәкчеләребезгә карата бер дә килешми.
Спорт ул бер яктан тәнгә сихәт бирсә, икенче яктан бу бәйгеләрдә катнашу җанга рәхәт аралашу, аңлашу да. Район җитәкчеләрен бергә туплый ул һәм, үз чиратында, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген дә берләштерә, бер юнәлештә хәрәкәтләнергә зур этәргеч бирә.
Җитәкчеләр 11 спорт төре буенча ярыштылар. Спартакиадага чаңгы ярышы белән старт бирелде. Саф кышкы урман һавасын татыгач, бәйгечеләр район балалар иҗат үзәгендә шахмат, теннис, йөзү, пневматик коралдан ату, "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә бильярд буенча үзара ярыштылар. Йомгаклау өлеше "Иман" спорт сараенда узды. Биредә хатын-кызлар дартста, ир-атлар гер күтәрүдә көч сынады. Спартакиаданың иң күңелле өлеше исә волейбол уеннары булды. Аны бәйгенең кульминацион ноктасы дип әйтсәк тә арттыру булмас. Кискен барган туп чөюдә хакимият командасына тиңнәр булмады. Оешма-предприятие хуҗалары- II, мәктәп директорлары III урында.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 февраль, 2012 16 (9661) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев