Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Күңелле мизгелләр

Мәктәбебездә даими спорт ярышлары, сәламәтлек көннәре үтә, спорт секциясе эшли. Шундый чараларның берсе - кышкы спартакиада быел да булды. Спартакиаданың программасы, ярыш төрләре белдерү тактасына чыгарылып эленү белән һәр сыйныф үзенчә бу чарага әзерләнә башлады. Без дә һәрбер спорт төренә сыйныфыбыздагы укучыларны бүлеп куеп, атна буе башка эшләрне онытып, шул...

Мәктәбебездә даими спорт ярышлары, сәламәтлек көннәре үтә, спорт секциясе эшли. Шундый чараларның берсе - кышкы спартакиада быел да булды.
Спартакиаданың программасы, ярыш төрләре белдерү тактасына чыгарылып эленү белән һәр сыйныф үзенчә бу чарага әзерләнә башлады.
Без дә һәрбер спорт төренә сыйныфыбыздагы укучыларны бүлеп куеп, атна буе башка эшләрне онытып, шул спорт төре белән генә шөгыльләндек.
Безнең тугызынчы сыйныфта унҗиде укучы . Һәрберсенә дә ярыш төрләре җитеп бетмәде, шуңа аларга җанатарлар ролен тапшырдык. Үзебезгә бүленгән төрләрне без шатланып кабул иттек. Мин үзем биатлонда катнаштым. Бу бик җаваплы төр, шуңа бераз куркытты да. Чөнки кызлар өчен бу бик җиңелләрдән булмаячак. Безнең мәктәптә дә, район күләмендә дә кызлар өчен биатлон үткәрелгәне юк бит.
Ниһаять, көткән көн килде. Яхшы гына әзерләнсәк тә, барыбер курку бар иде, чөнки башка сыйныфлар да тик ятмады.
Кызлар өчен пресс, ә егетләргә турникта тартылу белән башланды спартакиада. Без үзебезнең кызларга көч биреп тордык, һәм бу ярышта беренче булдык. Кызганыч, кызларыбызга көч биреп, үзебезнең егетләребезне карый алмадык.
Ярыш тышта биатлон белән дәвам итте. Биатлон эстафета рәвешендә үтте. Безнең өчен эстафетаны мин башладым һәм беренче булып эстафетаны Ильмирга алып килеп бирдем, Ильмир - Алиягә, Алия Ренатка тапшырды. Без бу төрдә ничек башладык, шулай тәмамладык.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 март, 2012 19 (9664) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев