Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Марьяна Зиннәтуллина – Татарстан чемпионы

Дзюдо белән шөгыльләнүче Актаныш кызлары һәм егетләре зурлар арасында үткәрелгән республика ярышында әле беренче тапкыр гына катнашсалар да, үзләрен күрсәтергә өлгерделәр. Марьяна Зиннәтуллина Татарстан чемпионы исемен яулады. Җиңүче кызыбыз Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклап көрәшү хокукына ия булды. Дзюдо Актаныш өчен яңа спорт төре санала. Балалар һәм...

Дзюдо белән шөгыльләнүче Актаныш кызлары һәм егетләре зурлар арасында үткәрелгән республика ярышында әле беренче тапкыр гына катнашсалар да, үзләрен күрсәтергә өлгерделәр. Марьяна Зиннәтуллина Татарстан чемпионы исемен яулады. Җиңүче кызыбыз Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклап көрәшү хокукына ия булды.
Дзюдо Актаныш өчен яңа спорт төре санала. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ул әле узган ел гына оешты. Күп тапкырлар дөнья чемпионы Игорь Чичканов җитәкчелегендә тренировкалар бик күп балаларны үзенә җәлеп итте.
Тренировкаларга йөрүчеләрнең иң кечкенәсенә 4 яшь, I-II сыйныф укучылары шактый, ә зурлары арасында 20-22 яшьлекләр дә бар.
- Без теләгән һәркемне кабул итәбез. Дзюдо ул - теләсә кайсы яшьтә шөгыльләнергә мөмкин булган спорт, - ди остаз-укытучы.
- Дзюдо спортына кызлар күбрәк тартыламы, малайлармы?
- Күпчелеге - кызлар. Алар хәтта бөтен Татарстан буенча дзюдо белән шөгыльләнүче кызлар санына караганда да ике мәртәбә күбрәк. Кызлар нык характерлылар, үз сүзләрендә торучаннар, тренировкалар авырлашкан саен зуррак үҗәтлек күрсәтәләр.
Альбина Габдрахманова:
- Миңа монда бик охшый. Тренировкаларыбыз кичке 5 тән 7нче яртыга тикле бара. Без анда төрле алымнар өйрәнәбез, кызлар белән дә, малайлар белән дә көрәшеп карыйбыз. Бу - бик кызыклы спорт төре.
Игорь Чичканов:
- Ярышта катнашучылар арасында безнекеләр иң яше булды. Марьяна быел Актанышның 2 нче мәктәбенең ХI сыйныфын, ә Альбина Актанышның 1 нче мәктәбенең Х сыйныфын тәмамлый. Марьяна яшьләр арасында үткәрелгән республика ярышында да җиңүгә ирешкән иде. Безнең әле тагын республика призерларыбыз бар: Руслан Саповский, Алия Хәмидуллина һәм Алия Хафизова. Ике ел өчен болар - бик яхшы күрсәткечләр, дип саныйм. Чаллыга, Башкортстанга барып та призлы урыннар алып кайттык. Узган ел район беренчелегенә ярышлар оештырылды, быел Алабугадан һәм Дүртөйледән дә дзюдочыларны чакырдык, әмма беренчелекне үзебездә калдырдык.
1976 елдан бирле остазлык итүче Игорь Чичкановның Актанышка килүе шушы спорт келәмендә көчлеләрне ачыкларга, аларны үстерергә ярдәм итә. Шөгыльләнә башлауларына аз вакыт үтүгә карамастан, яшь дзюдочыларыбыз республика шәһәрләренең тәҗрибәле спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән көндәшләре белән бертигез дәрәҗәдә көч сынаштылар. Аерым төр категориядә хәтта өстен булуларын да күрсәттеләр. 70 кг га кадәрге үлчәүдә Марьяна беренче пьедесталга күтәрелсә, Альбина Габдрахманова кискен көрәштә II урынны яулады. Республика чемпионатының өлкән катнашучылары арасында 90 кг га кадәрге үлчәүдә Игорь Александрович үзе дә III урынны алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев