Татарстан Республикасының шәхси Кубогы: Алабугада икенче этап җиңүчеләре билгеле булды
5 апрельдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының шәхси Кубогының икенче этабы уздырылды. Ярышларда төрле яшь категорияләрендә катнашучылар үз осталыкларын күрсәтте.
2011 елгы һәм аннан өлкәнрәк егетләр арасында:
1 урын — Илмир Шәмсиев
2 урын — Гадел Шәйдуллин
3 урын — Каюм Корбанов
Кызлар арасында:
2 урын — Гүзәл Хәммәтуллина
2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында:
1 урын — Рузаль Гарифьянов
2 урын — Хәйдәр Хафизов
Кызлар арасында:
2 урын — Милена Марданова
Моннан тыш, югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп, иң көчле 64 спортчы финал этабында катнашу хокукына ия булды. Алар арасында: Нурия Байрамгулова, Лиана Солтанова, Раяз Солтанов, Тимур Низамов.
Катнашучыларга киләсе ярышларда да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев