Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь шахматчылар студентларга каршы уйнады

Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче кыз-малайлар, остазлары кул астында белгәннәрен чарлап, кайчандыр шул бүлмәләрдә үзләре дә сәгатьләр буе шахмат серләренә төшенгән, бәйгеләрдә район данын яклаган, бүген инде югары уку йортлары җыелма командаларында чыгыш ясаучы студентлар белән очраштылар. 29 гыйнвар көнне оештырылган чара шахмат турниры рәвешендә дәвам итте. 8 студент үзара гына түгел,...

Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче кыз-малайлар, остазлары кул астында белгәннәрен чарлап, кайчандыр шул бүлмәләрдә үзләре дә сәгатьләр буе шахмат серләренә төшенгән, бәйгеләрдә район данын яклаган, бүген инде югары уку йортлары җыелма командаларында чыгыш ясаучы студентлар белән очраштылар.
29 гыйнвар көнне оештырылган чара шахмат турниры рәвешендә дәвам итте. 8 студент үзара гына түгел, зуррак сыйныф укучылары белән дә ярыштылар.
Студентлар арасында Ригинат Нуриәхмәтов - I, Айгөл Адиева һәм Руслан Степанов - II, Нияз Фәррахов - III; укучылардан Роза Гыймазова һәм Таһир Хөрмәтуллин - I, Илзир Саматов II урынга ия булдылар. Урта һәм кече яшьтәге укучылар арасында урыннар, билгеле, аерым чыгарылды. Мансур Закирҗанов, Альбина Әхмәтҗанова һәм Данияр Латыйпов - җиңүчеләр сафында. Әмир Акмалов, Фирүзә Нәбиева һәм Зәйнәп Рахманова - II, Динислам Нурлыев, Рәмилә Әмирханова һәм Илдан Саматов III урынга лаек булдылар.
Остазлары һәм бәйгене оештыручылар - Фәһим Галимов, Илдар Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев