Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшьләрдә өмет зур

20-24 июль көннәрендә Чистай шәһәрендә укучы балалар командалары арасында 13 тапкыр "Зур Кама" исеме астында Бөтенроссия шахмат турниры узды. Бу "Гран-при Закамья" турнирлары сериясенең IV этабы иде. Башкортстан һәм Татарстан республикаларының шәһәр командалары белән беррәттән безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шахматчылары да ярышта катнашты. Яшь аермалары буенча шахматчылар...

20-24 июль көннәрендә Чистай шәһәрендә укучы балалар командалары арасында 13 тапкыр "Зур Кама" исеме астында Бөтенроссия шахмат турниры узды. Бу "Гран-при Закамья" турнирлары сериясенең IV этабы иде. Башкортстан һәм Татарстан республикаларының шәһәр командалары белән беррәттән безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шахматчылары да ярышта катнашты.
Яшь аермалары буенча шахматчылар ике төркемгә бүленеп көч сынадылар. Кече яшьтәге укучылар арасында Гадел Имамов, Таһир Хөрмәтуллин, Йосыф Хәбибуллин, Рузилә Гайнетдинова; өлкән яшьтәгеләр арасында Ригинат Нуриәхмәтов, Алмаз Нигъмәтуллин, Динислам Закиров, Роза Гыймазовалар чыгыш ясады.
Шахматчыларыбыз I турдан алып бәйгене әйдәп бардылар, хәтта шәхси беренчелеккә дә дәгъва белдереп килделәр. Әмма соңгы II турга безнекеләрнең көчләре җитеп бетә алмады, алардан күпкә тәҗрибәлерәк һәм шул ук вакытта күптөрле дәрәҗәле турнирларда: Россия беренчелекләрендә, Уфа, Казан, Тольятти, Дагомыс (Сочи) шәһәрләрендә узган көчле бәйгеләрдә уйнап чыныккан көндәшләр көчлерәк булып чыкты. Төп нәтиҗәләр буенча район шахматчылары авыл командалары арасында I урынны алуга ирештеләр. Мондый турнирларга тагын да катнаша алсак, безнең уенчыларыбыз тиз арада республикада иң көчле шахматчылар рәтенә керәчәгенә шигебез юк.
Кечкенәләр арасында чыгыш ясаган 2005 елгы Рузилә Гайнетдинова (остазы И.Имамов) иң яшь шахматчыларның берсе булуына карамастан, бик уңышлы уен күрсәтте, аннан киләчәктә бик көчле шахматчы чыгачагына өметебез зур. Шулай ук, безнекеләрдән иң нәтиҗәле уен күрсәткән Гадел Имамов аеруча мактауга лаек (тренеры И.Имамов), Таһир Хөрмәтуллин шулай ук бик ышанычлы уйнады.
Кече яшьтәгеләр командасының тренеры Илдар Имамовка киләчәктә эшендә уңышлар теләп каласы килә, чөнки бу команда мәктәпне тәмамлап чыгып китә баручы Ригинат Нуриәхмәтов, Алмаз Нигъмәтуллин, Мансур Шакиров кебек көчле уенчыларыбызны лаеклы рәвештә алмаштыра алырлар дигән өметебез бар.
Зур яшьтәге укучылар командасында уйнаган Динислам Закиров һәм Роза Гыймазовалар үткән турнирлардагы күрсәткечләреннән күпкә яхшырак нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Алар икесе дә бу яшь төркемендә иң кече яшьтәгеләр булып, үзләреннән 4-5 яшькә зуррак шахматчылар белән көрәштеләр. Бу ике уенчыбызның да күрсәткечләре уеннан-уенга, турнирдан-турнирга гел үсә бара, остаралар, ныгыйлар. Алар Актанышның җыелма командасында ныклы урын алырлар, бигрәк тә, укучылар спартакиадасының финал ярышларында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтерләр дип ышанабыз. Шушы югарылыктагы шахмат ярышларында катнашу бәхетен, мөмкинлеген безнең яшь шахматчыларыбызга бүләк иткәннәре өчен районыбыз башлыгына һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелегенә ата-аналар, остазлар исеменнән чиксез рәхмәтне җиткереп, киләчәк эшләрендә зур уңышлар телибез.
19 июль көнне районда Бөтендөнья шахмат көненә багышланган зур турнир узган иде. 3 яшь категориясендә уздырылган бу бәйгедә көрәш бик кискен рәвештә барып, җиңүчеләр соңгы турда гына билгеле булды. Кече яшьтәгеләр арасында Таһир Хөрмәтуллин, Гадел Имамов, Йосыф Хәбибуллин; кызлар арасында Роза Гыймазова, Камилә Бикчәнтәева, Рузилә Гайнетдинова; зуррак яшьтәгеләр арасында Мансур Шакиров, Алмаз Нигъмәтуллин, Булат Бикчәнтәев I - III урыннарга лаек булдылар. Ветераннар арасында Рәиф Сәгъбиев - I (Яңа Кадермәт), Сәгыйть Мансуров - II һәм Рафак Фәхретдинов III урыннарда. Абсолют беренчелекне гаиләсе белән Мәскәүдән кунакка кайткан, Татарстанның 3 тапкыр чемпионы Марат Бикчәнтәев яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев