Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

5 төрле тәмле соус ясау ысулы

Нинди ризыкка тотынсак та, хәзер соус куллану киң таралган. Ул ризыкка эстетик матурлык бирүдән тыш, тәмле дә. Түбәндәге 5 төрле соус һәр хуҗабикә күңеленә хуш килер.

☑ 15 процентлы каймакка вакланган ике теш сарымсак, туралган укроп, тоз һәм борыч салып болгатырга. Мондый соус голубцы, кыздырган бәрәңге һәм яшелчә кәтлитләре өчен яхшы.

☑ Зәйтүн мае + лимон согы + тоз + кипкән базилик + тимьян. Соус яшелчә салатлары, балык, тавык, төрле итләргә бара.

☑ Сливки + сыр + мөшкәт чикләвеге + киптерелгән сарымсак. Сливкины табада җылытабыз да сыр һәм тәмләткечләрне салып, сыр эрегәнче утта тотабыз. Бу соус дөге һәм бәрәңгегә килешәчәк.

☑ Помидор + суган + сарымсак + бер чеметем кызыл борыч + тоз. Помидорны, тышчасын чистартып, тәмләткеч, тоз, суган һәм борыч белән блендерда изәргә. Әлеге соус мичтә пешкән бәрәңге, пешкән яшелчәләр, сыер һәм тавык ите белән ашарга тәмле.

☑ Эремчекле сыр + яшел тәмләткечләр + төелгән кара борыч + бераз гына тоз. Барысын бергә болгатырга да табынга балык, бәрәңге һәм пешкән яшелчәләр белән бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев