Бакча җиләгеннән тәмле пирог
Бик җиңел әзерләнә торган, йомшак һәм хуш исле бакча җиләге пирогы рецептын тәкъдим итәбез.
Ике кашык йомшартылган ак май, ярты стакан шикәр комы,
бер йомырка,
стаканнан артык он,
ике чәй калагы камыр йомшарткыч, бер чәй калагы тоз,
ярты стакан сөт,
ике стакан чамасы бакча җиләге кирәк булачак.
Мичне 180 градуска кадәр җылытырга куярга кирәк. Шул вакыт эчендә йомшартылган майны шикәр комы белән яхшылап туглаганнан соң, йомырканы кушып, янә бераз бутыйбыз. Аерым табакка онны, тозны һәм йомшарткычны салабыз. Шуннан онны сөт белән аралаштырып, икенче савыттагы май һәм йомырка өстенә салып болгатырга гына кала. Майланган табага сыек камырны салгач, өстенә тигез итеп җиләкләрне тезеп чыгабыз. Җылытылган мичтә 35-40 минут чамасы пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев