Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Борщка «заготовка» әзерлибез

«Заготовка» өчен ингредиентлар:

3 кг аш чөгендере,
1 кг кишер,
1 кг башлы суган,
1 кг баллы борыч,
1 кг помидор,
1 стакан шикәр комы,
3 аш кашыгы тоз,
1 стакан үсемлек мае,
125 мл (ярты стакан чамасы) 9% лы уксус.

 

Иң элек яшелчәләрне юып чистартасың, кәстрүлгә катлам-катлам итеп сала барасың. Суганны ярымбоҗра итеп турыйсың, чөгендерне һәм кишерне эре кыргычтан чыгарасың. Борыч - нечкә тасма кебек, помидор ярымтүгәрәк итеп турала. Иң соңыннан тоз, шикәр комы һәм май салып, болгатасың да, сүрән утка куясың. Бераздан яшелчәләрнең согы чыга башлый. Шуннан соң, газны ныграк ачып, 25-30 минут кайнатасың. Аннары уксус өстәп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйсың.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев